Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Янә баш калкыта

Соңгы вакытта Covid-19 хакында берникадәр онытып тордык дисәк тә, бер дә ялгыш булмас. Ни кызганыч, аңа карап мәкерле чир безнең арадан китмәде. Бүген медицина хезмәткәрләре вазгыятьнең киеренке булуы хакында әйтә.

Районда әлеге диагноз 639 кешегә куелган. Хәзерге вакытта 2 кеше Казанда дәвалану уза. Балаларны да коронавирус әйләнеп узмый. Алар арасында бер яшькә кадәрге балаларның да булуы, безне уйландырмый калмый. Коронавирусның алдарак таралган штаммнары вакытында балалар өлкәннәр кебек еш чирләмәгән. Ә хәзер, педиатрлар балаларның берничә тапкыр ешрак авырый башлавын әйтә. Covid-19 балаларда үзен грипп симптомнары шикелле күрсәтә. Яшь пациентлар «омикрон»ны температура күтәрелү, катараль билгеләр, ларингит, бронхит белән кичерә. Район үзәк хастаханәсе табиблары, көз аенда Covid-19 белән авыручылар саны күпкә артып китәчәк дип фаразлый. Алар әйтүенчә, тагын да авыррак штаммнар безгә үтеп кергән. Россиядә коронавируска каршы бер генә балалар вакцинасы — «Спутник М» теркәлгән, аның белән 12 яшьтән зурракларга вакцина ясарга була. Балалар табиблары билгеләп үткәнчә, әлеге вакцинада антигеннар күләме олыларныкына караганда биш тапкыр кимрәк булса да, балада иммунитет формалашсын өчен бу җитәрлек. Тормышыбызга ковид килеп кергәч: “яшьләр тизрәк тернәкләнә, имунитет системасы көчле”, - дип уйласак та, медицина күрсәткечләре киресен дәлилли. Иң куркыныч категориягә 60 яшьтән өлкәнрәкләр керә. Ни өчен дигәндә, беренчедән, аларның иммун җавабы көчсезрәк. Шул сәбәпле алар җиңелчәрәк, әмма озаграк авырый. Алардагы авыру дулкынсыман да булырга мөмкин. Кайвакыт хәтта бик озак дәвалаганнан соң да, хәлләре яхшырмый, киресенчә, тискәре динамика да күзәтелергә мөмкин. Моннан тыш, өлкәннәрдә өстәмә чирләр дә күп. Мәсәлән, шикәр диабеты, йөрәк авырулары, яман шеш... Болар да вазгыятьне катлауландыра. Коронавирус авыруын җиңелерәк кичерүнең бер юлы: ул да булса прививка ясату. Бүген район буенча 7384 вакцинация ясалган, шуларның 2637 ревакцинация узган. Район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Ләйсән Гыйззәтова әйтүенчә бүген теләгән кешегә беренче вакцинацияләү көненнән башлап, үзен яхшы яктан күрсәткән Гам-Ковид-Вак (СпутникV) вакцинасы бар. Моның өчен бары авылларда фельдшерларга һәм үзегезнең участок табибларына гына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Эльмира Котдусова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев