Ярдәм итик әле
Район хакимиятенең утырышлар залында Луганск һәм Донецк Республикалары гражданнарына гуманитар ярдәм күрсәтү буенча, киңәшмә узды.
Район активы, депутатлар, авыл җирлекләре башлыклары, оешма җитәкчеләре катнашкан киңәшмәне район башлыгы Нәҗип Хаҗипов алып барды. Министрлар Кабинетыннан бу чарада катнашырга чакырып рәсми хат килгән. Район активы, депутатлар: “Теләче районы да әлеге игелекле чарадан читтә калмас, ярдәм итәрбез”, - диде.
Шунысын да әйтергә кирәк, тапшырылган барлык әйберләр яңа (ачылмаган төргәктә, этикеткалар белән), ә азык-төлекнең саклау вакыты чыкмаган булырга тиеш. “Әгәр мөмкинлегегез булса, ярдәм итүегезне сорыйбыз. Көнкүреш кирәк-яракларын, гигиена әйберләрен, озак саклана торган ризык, кулланышта булмаган киемнәр китерергә мөмкин. Хәтта бер дәфтәр, балаларга буяу альбомы да алып килеп була. Теләсә нинди ярдәм әһәмиятле. Мөмкинлектән чыгып, булдыра алганча ярдәм күрсәтсәгез иде”, - ди әлеге акцияне оештыручылар. Гуманитар ярдәмгә район оешмалары хезмәткәрләре, фермерлар, эшмәкәрләр дә кушылды. Авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итәргә теләүчеләр, авыл җирлекләренә башлыкларына һәм Теләче авылында яшәүчеләр Теләче җирлегенә һәм район хакимиятенең экономика бүлегенә мөрәҗәгать итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев