Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яз чәчсәң, сазга чәч!

Язгы кыр эшләренә керешер чак җитте. 17 апрель көнне ишелеп яуган кар әлеге эшне шактый тоткарлады-тоткарлавын. Югыйсә, “Низамов М.Х.” крестьян- фермер хуҗалыгы механизаторлары беренчеләрдән булып, күпъеллык үләннәрне тукланыдырыга да керешкән иде.

18 апрель көнне муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең амбар хуҗалыкларында булып, симәнә орлыгы инкрустацияләүнең (авыруларга, көрткыч бөҗәкләргә каршы химикатлар, биоөстәмәләр белән эшкәртү) барышы белән танышты.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләр белән очрашу вакытында ул: “Әлегә һава торышы безнең файдага эшли. Яңгыры да, кары да яуды. Яз соңара дип борчылырга кирәкми, киресенчә, моңа сөенергә генә кирәк. Язгы кыр эшләрен югары сыйфат белән оптималь срокларда башкарып чыгарсыз дип ышанам. Кем әзерлекле һәм иртәрәк башлый, шул - отачак”, - дип белдерде.

Фәнил Гаязов.

Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының алдагы саныннан укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев