Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Су басу куркынычы булган авыллар безнең районда да бар

Быел кар күп яуды. Шуңа күрә республика халкы язны шикләнебрәк көтә, су басу булыр дип куркучылар бар. Белгечләрнең берише язның беренче ае җылы булачак, кар катламы шактый калын, кар тиз эри башласа, су туфракка сеңмичә, ташкын булып агырга мөмкин, дип белдерсә, икенчеләре, кар күп булса да, су басмас дип тынычландыра.

Су басу куркынычы булган авыллар безнең районда да бар. Алар: Караширмә, Үзәк һәм Алан авыллары. Караширмәдә - биш, Үзәктә - унике, Аланда - бер йортны су басу ихтималы бар. Язгы ташу чорында Екатериновка авылы елның-елында су чолганышында кала, атнаун көн юл өзеклеге барлыкка килә. Авыл халкы алдында бер айлык азык туплап кую зарурлыгы килеп баса. Язгы ташу чорында биредә янгын сүндерү машинасы һәм ике янгын сүндерүче кизү торачак. Телгә алынган торак пунктларда җитди су басулар булырмы? Шулар хакында без республика Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Теләче бүлеге консультанты ИЛҺАМ ГАРИПОВ белән сөйләштек...

Бу хакта тулырак район газетасында.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев