Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Язның тәүге һәм уңышлы концерты

1 март көнне Казаклар авылы клубында булып узган “Җиңү безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән сәнгать фестивале концерты күңелләргә язга гына хас булган үзгә бер күтәренкелек, үзгә бер рух, дәрт һәм рәхәтлек өстәде.

      Кече Кибәхуҗа авыл җирлегенә кергән Олы Кибәхуҗа, Кече Кибәхуҗа, Казаклар авыллары үзешчәннәре һәм Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары, укытучылары, Олы Кибәхуҗа балалар бакчасына йөрүче балалар югары башкару осталыгы белән, гаҗәеп матур концерт күрсәттеләр. Моны республика программалары нигезендә төзелгән һәм төзекләндерелгән Олы Кибәхуҗа мәдәният йорты белән Казаклар авылы клубына күптән түгел генә билгеләнгән җитәкчеләр Фәндүс Гыйльметдинов белән Мөнәвәр Мөхәммәдиевларның тырышлыгы һәм авыл халкының (җирлек башлыгы Ирек Заһидуллин), Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе коллективының (директоры Наилә Әхмәтҗанова)  зур теләктәшлеге нәтиҗәсе дип аңларга кирәк. 
 

Бу хакта тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.

Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев