Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Языл һәм бүләк от" акциясе нәтиҗәләре

Бүген "Теләче" газетасына 2022 елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында игълан ителгән "Языл һәм бүләк от" акциясенә нәтиҗәләр ясалды. Әлеге бәйгебездә катнашу өчен 300 гә якын райондашыбыздан “Теләче” газетасына 6 айга язылганлыкны раслаган квитанцияләр алдык.

Хәтерләсәгез,   бәйгенең беренчесе “Таң” хуҗалыгы җитәкчесе Атоулла Касимов ярдәме белән, ә икенчесе Баландыш авылында үз эшчәнлеген алып баручы “Низамов М.Х.” КФХ җитәкчесе Марат Харис улы Низамов булышлыгы белән узган иде.  2020 елны төп бүләк – бозауны  Баландыштан Фиргать Гыйләҗиев гаиләсе,  2021 елда үзәк шифаханә табибы Эльмира  Шәрәфетдинова  отты.  

Быел исә, төп приз – бозау Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче Фәнзилә Миннебаевага чыкты. Бүләкнең  быелгы спонсоры – үзләренең эшчәнлекләрен Олы Мишә авылында алып баручы “Әхмәтова” к/ф хуҗалыгы. Җитәкчесе – Әхмәтов Райнур Гыйлфан улы. 

Туры эфирда кунакларыбыз да бар иде, алар: спонсорыбыз- Үзәк авылында теркәлеп умартачылык белән шөгельләнүче Ибраһимов Ильяс Нотфулла улы,  Саба һәм Теләче районнары буенча  почта бүлекчәсе җитәкчесе  Заһидуллин Рафил Рафаэль улы, Шәдке һәм Олы Мишә почта бүлекчәләре мөдирләре Сәвия Рифкать кызы Зәйнетдинова һәм Гөлгенә Зөфәр кызы Йосыповалар.  Ә инде эстрабызның яшь җырчысы Римма Никитина  чыгышы бүгенге чарабызны тагы да ямьләндерде.  

Бүгенге чараның  спонсорлары:

  • райондашларыбызга торак төзү өчен күп төрле продукция –түбә ябу материаллары, төрле профнастиллар тәкъдим итүче калай заводы . Җитәкчесе – Ахваров Илнур Хәйдәр улы;
  • Үзәк авылында теркәлеп умартачылык белән шөгельләнүче Ибраһимов Ильяс Нотфулла улы; 
  •  шәхси эшмәкәр - Гайнетдинов Заһир Фәрзетдин улы;
  • Теләче авылынна Гөлнур һәм Азат Шәйхетдиновлар гаиләсе;
  • районыбызның күп кенә авылларын азык-төлек продукциясе белән тәэмин итеп торучы шәхси эшмәкәр Гыйльмуллин;
  • Теләче авылыннан Исмәгыйлов Хөсәен белән Наиләләр гаиләсе;
  • Теләче авылында урнашкан “Самаз” машина юю оешмасы;
  •  “Автогазсервис” оешмасы. Аның җитәкчесе  - Гайнетдинов Алмаз Радик улы.

Шулай ук, бүген зур рәхмәт сүзләрен “Таң” ширкәте җитәкчесе Атоулла Касимовка, Баландыш авылында үз эшен алып баручы “Низамов” к/ф хуҗалыгы җитәкчесе Марат Харис улы Низамовка әйтеп узасы килә.

Калган бүләкләр кайсы райондашларыбызга чыгуын, түбәндәге исемлектән укый аласыз:

Сертификат (бушка котлау) —  Гиниятуллина Нурсанә (Олы Мишә)

Тузанкаккыч — Сабирҗанова Фәүзия  (Күкчә)

Будильник  —  Зарипов Айрат  (Иске Җөри)

Чүмеч — Зиннатуллин Айнур (Иске Җөри)

Сертификат (Самаз) — Газизова Рано  (Үзәк)

Инструментлар җыелмасы — Абдулманова Сафия (Теләче)

Уклау — Демидова Светлана (Иске Карабаян)

Поднос — Сафина Р. (Теләче)

Набор посуды — Никулина Наилә (Теләче)

Сәгать — Мубаракшина Фәнүсә (Баландыш)

Мендәр — Яхия Мухаметзянов (Теләче)

Табак — Азат Шайхетдинов (Теләче)

Удлинитель — Инсаф Фатхуллин (Айдар)

Овощерезка — Галимуллина Наилә (Иске Җөри)

Су сиптергеч — Юсупова Гөлфия  (Алан)

Чүкеч — Валиева Айсылу  (Шәдке)

Воронка  — Альбина  Газизова (Теләче)

Сертификат (10 л бензинга) -  Шаймарданова  Әминә (Баландыш)

Будильник — Абдуллина Люция (Теләче)

Иләк  — Гиниятуллин Динар  (Теләче)

Калаклар — Хадиев Захир (Теләче)

Куян - Закирова Любовь (Теләче)

Сетификат (3 л бал) — Газетдинова Алинә (Баландыш)

Плитә — Галимуллин Ильнур   (Шәдке)

Табак — Гыйльфанова Фәүзия (Олы Тиләҗе)

Чүмеч — Ахметшина Әлфия  (Баландыш)

Сертификат (10 л бензин)  - Галиуллин Ирек  (Теләче)

Әтәч — Дания Закирова (Кече Кибәхуҗа)

Сәгать — Валиахметов Ильнар (Теләче)

Сөзгеч— Аглиулина Фәрида  ( Теләче)

Поднос — Загидуллина Гульшат (Теләче)

Юрган — Сабирҗанова  Гөлия (?)

Сертификат (бушка котлау) — Хәсәншина Рәсима (Баландыш)

Савыт -саба җыелмасы — Мөбәрәкшина Диләрә (Орымширмә)

Сертификат  (Самаз) — Мазитов Радик (Теләче)

Сәгать - Нәҗметдинова Мәдинә (Алан)

 

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев