Язын янгын куркынычы арта
Яз көне, кар эри башлагач, үләннәрне яндыру табигатькә, хуҗалыкка, кешеләрнең сәламәтлегенә һәм тормышына зур зыян сала. Янгыннар чыгу куркынычсызлыгы бу вакытта бермә-бер арта. Шундый фажигале хәлләрне булдырмас өчен ниләр эшләргә кирәклеген искә төшереп китик.
Бу вакытта төп проблемаларның берсе – ул үлән һәм чүп-чарны күзәтүсез яндыру. Соңгы унеллыкта Россиядә корыган үләннәрне язын яндыру ешайды һәм гомуммилләт бәла-казасына әйләнде. Халык арасында узган елгы үләнне яндыру яшь үләннең үсешен тизләтә дигән миф йөри. Коры үлән яшь үсентеләр өчен киртә түгел, ә аның тиз таркалуы туфрак микроорганизмнары тарафыннан иң кыйммәтле черемәгә әверелә. Коры үләнне яндырып, кешеләр черек барлыкка килү процессын бозалар һәм туфракның уңдырышлылыгын төшерәләр. Янгыннар вакытында күп кенә бөҗәкләр үлә һәм кош оялары урыннары юкка чыга. Йорт-җирләр янып бетеп көлгә әйләнә, кешеләр үлә, табигый ресурслар, матди кыйммәтләр мәгънәсез рәвештә юкка чыга. Шәһәрләр һәм авыллар өстендә атналар буе төтен эленеп тора. Аерым алганда, җир кишәрлекләре милекчеләре чүп-чарны, коры чирәмнәрне һәм корыган агачларны җыештырырга, шулай ук аларны чабарга тиеш. Шул ук вакытта кагыйдәләр белән ачык ут куллануны һәм йорт яны, бакча кишәрлекләрендә учаклар ягуны тулысынча тыю билгеләнми. Бу билгеле бер шартларны һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәгәндә мөмкин. Әйтик, чүп-чарны, үләнне, яфракларны һәм башка калдыкларны җирле үзидарә органнары моның өчен билгеләгән махсус мәйданчыкларда яндырырга мөмкин. Шул ук вакытта ачык ут урыны якындагы корылмадан кимендә 50 метр, ылыслы урманнан һәм яшь агачтан 100 метр, яфраклы урманнан 30 метр ераклыкта урнашырга тиеш. Әгәр дә чүп-чарны ягу өчен тимер бочка куллансагыз, ераклык 2 тапкыр кыскартыла. Бу очракта бочканын капкачы булырга тиеш, янгын үтәрлек ярыклар булырга тиеш түгел, ә якын-тирәдә беренчел янгын сүндерү жайланмалары һәм элемтә чаралары булырга тиеш. Утны караучысыз калдырырга ярамый. Ачык ут куллану урыны тирәсендәге территория 10 метр радиуста коры һәм ауган агачлардан, үләннәрдән һәм башка ягулык материалларыннан чистартылырга тиеш. P.S. Янгынга каршы махсус режим кергән чорда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә, шәхси хужалыкларда, авыл җирлекләрендә һәм торак пунктларда коры үлән һәм чүп-чар яндыру катгый тыела. Әлеге закон бозучы гражданнар исә Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлекчәсе тарафыннан административ җаваплылыкка тартылачак.
Ленар Хәкимуллин, Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлекчәсенең дәүләт инспекторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев