Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Әйләнә тирәбездәге экология: укучылар, балалар, студентларның эзләнү-тикшеренү, проект эшчәнлеге” темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе

29 март көнне Шәтке урта мәктәбе базасында экологик белем һәм тәрбия мәсьәләләренә багышланган фәнни гамәли конференция булып үтте.

Әлеге конференция Шәтке иавылының мәдәният йортында тантаналы рәвештә укучы-волонтерларның чыгышы белән башланып китте. Аларның чыгышы да экологик культура, табигатьне саклау темасын яктыртты. Соңыннан мәктәпнең күп еллар дәвамында алып барылган экологик эшчәнлеге турында видеоролик күрсәтелде.

Конференция эшчәнлегендә Теләче районы башлыгы аппараты җитәкчесе Мубинов Илдар Вакыйф улы, педагогик фәннәре докторы, КФУ профессоры Гайсин Илгизәр Тимергалиевич, биология фәннәре докторы, КФУ профессоры Рахимов Илгизәр Ильясович, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпоав Наталья Владимировна, “Рус география җәмгыяте” вәкиле Фархуллин Рөстәм Шәрипович, Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсеннән Галиева Ләйсән Рауфовна, Шаймуллина Алия Ринатовна, Ахметзянов Рәшит Зиннурович катнашты һәм чыгыш ясады.

Конференциядә катнашырга Татарстан Республикасының төрле районнарыннан (Кукмара, Балтач, Саба,Балык Бистәсе, Мамадыш, Чүпрәле, Чирмешән һ.б.), Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән, Казахстан, Төрекмәнстаннан 98 педагог һәм студентларның эшләре һәм заявкалары кабул ителде. Әлеге эшләр барысы да җыентыкта басылып чыкты. Катнашу өчен 63 кешегә чакыру җибәрелде. Шулардан 55 кеше мәктәпкә килде. Алар 5 секциядә чыгыш ясадылар:

  1. Мәктәптә һәм ВУЗда эзләнү-тикшеренү, проект эшләрен оештыру;
  2. Туган якны өйрәнүдә укучы яшьләрдә экологик, географик алымнар куллану;
  3. Экологик, географик алымнарны белем бирү процессында кулану;
  4. Башлангыч сыйныфларда эзләнү-тикшеренү һәм проект эшчәнлеге;
  5. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеларында эзләнү-тикшеренү һәм проект эшчәнлеге.

Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә, елдан-ел конференциянең масштаблары арта бара. 2018-2019 елда 45 укучы катнашкан булса, 2019-2020 елда 47 педагог, 2020-2021 елда 52 укучы, 2021-2022 елда 55 кеше катнашты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев