Җылы алкышлар астында узды
459
0
2024 ел - Россиядә Гаилә елы. Әлеге уңайдан, илебез, республикабыз һәм районыбыз тарихында матур сәхифәләр сызылып кына тора.
Шундый чараларның берсе, 26 октябрь көнн, Олы Мәтәскә авылы мәдәният йортында узды. Бу көнне «Минем гаиләм - минем байлыгым» районкүләм сәнгать фестивале старт алды. Әлеге җирлек үзешчәннәре Теләче мәдәният йорты директоры Фирдәвес Нәгыймова җитәкчелегендәге җюри һәм авылдашлары алдында имтихан тотты. Алар гаиләләрнең үзләре кебек үк гади, ихлас җылы һәм якты концерт программасы тәкъдим иттеләр. Чыгышларның һәркайсы җылы алкышларга күмелде. Бу хакта тулырак «Теләче» газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев