Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җыр- моңга гашыйк райондашыбыз Флүзә Гәләвиева да матурлык бәйгесендә катнаша

Аның тәрәз төбендәге гөлләре дә кыш буе шау чәчәктә утыра. Бүрек-бүрек яраннарга, төрле төсле миләүшәләргә сокланмый мөмкин түгел. Нинди генә бүлмә гөлләре юк аларда. Кайбер гөлләре инде агачны хәтерләтә.

Флүзә апа – районыбызның Олы Мәтәскә авылы кызы. Матур табигать кочагында үскән кыз, гомер буе гөлләргә, чәчәкләргә, матурлыкка, табигатькә гашыйк.

“Гөлләрне яшьтән үк үстерәм. Аларны утыртып, чәчәк атуын көткәннәр, авызга су кабып, өсләренә бөркүләр әле дә истә. Гөлләр бит яхшы кәеф өсти, күңелне күтәрә, һаваны чистарта, начар энергетиканы юкка чыгара. Алар миңа балаларым кебек. Берсен дә аерып карамыйм, барысын да бертигез күрәм“, - ди ул.


Аларның йортларына кергәч, гөлләр илендә адашасың - бөтен ишегалды чәчәкләргә күмелгән. Фотоларга күз салыгыз әле!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев