Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җырчы Салават Теләчедә тагын көрәш турниры үткәрде

Бүген “Батыр” спорт комплексында Татарстан Республикасының, Башкортстан Республикасының халык артисты, Россиянең атказанган артисты, Татарстан Республикасы гер спорты федерациясе Президенты, автомобиль спорты буенча халыкара класслы спорт остасы Салават Зәки улы Фәтхетдинов призына җиденче тапкыр 2009 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар һәм яшүсмер егетләр арасында татарча көрәш бәйгесе үткәрелде.

Ярышны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы көрәш федерациясе башкарма директоры , көрәш буенча атказанган спорт остасы Марсель Таһиров һәм ярышларның сәбәпчесе җырчы Салават Фәтхетдинов катнашты һәм чыгыш ясады. Тантанада Салават Зәки улына физкультура һәм спорт өлкәсендә казанган уңышлары өчен Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Тантаналы ачылышта шулай ук Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының югары казанышлар спортын үстерү бүлеге аналитигы Айрат Гатауллин, җаваплылыгы чикләнгән “АвтоСпецТранс” ширкәте генераль директоры, “Зилант” спорт клубы җитәкчесе, Казан шәһәре көрәш федерациясе җитәкчесе, млли көрәш буенча Татарстанның спорт остасы Расих Габдрахманов, “Ялкын” баш мөхәррире Илназ Фазуллин һәм районыбызның башка оешма җитәкчеләре катнашты. Тантана барышында Татарстан Республикасы көрәш федерациясе башкарма директоры МарсельТаһиров бүгенге ачык респулика турнирына килгән иң яшь көрәшчеләргә үзенең истәлек бүләкләрен тапшырды. Алар: Ислам Вәлиәхмәтов (Арча), Әнвәр Әхмәтганиев (Арча),  Әхмәд Хәйретдинов (Теләче), Азамат Шакиров (Теләче). Яшь көрәшчеләребезне “Мисолька” вокаль ансамбле, “Сюрприз” бию төркеме кызлары һәм яшь гармунчылар ансамбле сәламләде.

Тантаналы ачылышытан соң районыбыз җитәкчеләре һәм кунаклар 12 май көнне иртән Украинада махсус хәрби операциягә булган якташ егетләребезгә җибәреләчәк гумантар ярдәмне төяүдә катнаштылар. Аны Фәнил Әхмәтвәлиев җитәкчелегендәге төркем озата барачак. Чарада катнашучылар әлеге төркемгә хәерле юл теләделәр.

Көн буе дәвам иткән киеренке һәм мавыктыргыч ачык көрәш турниры, аның җиңүчеләре һәм  бүләкләү тантанасы турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.  

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев