Җырлы-биюле, җәйге, җылы кичтә
27 август көнне район мәдәният йорты каршындага мәйданда республика көненә багышланган “Мәңге яшә, чәчәк ат син, Республика минем Татарстан” дип исемләнгән бәйрәм чарасы булды.
Программада каралганча, мәйданга керү юлында авыл җирлекләре тарафыннан әзерләнгән күргәзмәләр, остаханәләр эшчәнлеге белән танышырга, фольклор коллективларның чыгышын тамаша кылырга мөмкин иде. Аларны үзенең урынбасарлары белән берлектә муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов та сокланып карады. Паралелль рәвештә сәхнәдә район үзешчәннәренең зур концерты барды. Аларда соң сәхнә якташыбыз, танылып килүче автор башкаручы Илнат Фәрхуллин һәм аның иҗат төркеменә бирелде.
Бәйрәм вакытында ял паркында спорт уеннары һәм ярышлар алып барылды. Сәүдә нокталары, төрле аттракционнар бәйрәмгә килүчеләрнең, бигрәк тә балаларның күңеленә хуш килде. Тамашачылар җәйге, җылы кичтә күңел сәгатьләре бүләк иткәннәре, бермәлгә генә булса да, миләрне кайната торган көндезге челләрне оныттырып торганнары өчен оештыручыларга бик рәхмәтле калды.
Фәнил Гаязов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев