Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җырны юлдаш итеп

Аның кебекләрне “тормышта үз урынын тапкан” дияргә яратабыз. Ләкин бәхеткә дә юллар сикәлтәле бит. Тик шунысы бар: максатың билгеле, юлдашларың ышанычлы булганда, тормыш мәшәкатьләре дә җиңелрәк бирелә. Замандашым, Олы Мишә урта гомумбелем бирү мәктәбенең беренче категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Мөхәммәтова Розалия Хатыйп кызы турында мин авыз тутырып “менә дигән укытучы”, “гаиләсендә сөекле хатын, кадерле әни, әйбәт килен, акыллы кайнана” дияргә батырчылык итәм. Бик күпләр минем әлеге фикеремне хуплар дип уйлыйм.

Кайчакта хатирәләргә бирелеп китәбез дә, үткәннәрне искә төшерәбез. Еллар узса да, бүгенгедәй хәтердә саклана торганнары була. 1990 елда унынчыны тәмамлап, Арча педагогия көллиятендә мәктәпкәчә тәрбия һәм башлангыч сыйныфлар укытучысына диплом алган кызга үз мәктәбендә беренче сыйныфларны ышанып тапшыралар. Җиде бөртек бала – җиде төрле холык... Укучылары белән уртак телне тиз таба яшь педагог, һөнәрен дөрес сайлавына көннән-көн күбрәк ышана. Бәлки әнисе Фирая, әтисе Хатыйп ягыннан нәселләрендә укытучылар булу да үзенекен иткәндер.

Бу хакта тулырак район газетасыннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев