Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югалган авыл

Кече Төләче (Малые Тюлязи)

Хәзерге Теләче районы территориясендә булган. 1930 елда Мамалай авыл советы составына кергән һәм шул елда 56 кеше яшәгән, барысы да татарлар. Урынын төгәл белүче юк. Рәсми документларда 1930 елдан соң искә алынмый. Төгәл булмаган хәбәрләр буенча Мамалай белән Алан Җөри авылы арасында булган. Иске Җөри авылы тарихын тирән өйрәнеп “Җөри юлы – гомер юлы” дигән китапны чыгарган Сахапов Р.И. фикере буенча Алан Җөри авылының Мамалайга чыга торган ягы Кече Тиләҗе дип аталган. Аның фикерен кире кагып булмый, тик... Алан Җөри авылы турында язмалар шактый күп очрыйлар, ләкин аларда андый өстәмә юк. Шулай да авылның рәсми рәвештә теркәлеп яшәве һәм исеме белән Олы Тиләҗегә бәйле булуы бәхәссез.

Сәлмән Гыйльмиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев