Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югалган авыллар хакында

Алан Җөри (Кечкенә Казаклар).

Алан Җөри халык арасында Кечкенә Казаклар дигән исем белән ешрак аталды. Морза авылы дип аталу очрагы да бар. Соңгы еллардагы документларда  Алан Җире дип атала. Хәзерге Олы Мишә елгасының уң як ярындагы авыл 1795 елларда ике як ярга да урнашкан  була. “Малая Алан Зюря состоит в двух местах, в первом реки Большой Меши на правом, а во втором по той же реки, на левой стороне Тюлязи по обе стороние безымяного  оврага». (РДБА, 1355 ф, 1 оп, 416 д 64 об – 65 от). Авыл 16 – 17 гасырларда нигезләнгән. 18 – гасыр, 19 гасырның беренче яртысында дәүләт крестьяннары булалар һәм игенчелек, терлекчелек белән шогыльләнгәннәр. Авылда 1782 елда 9 ир кеше яшәгән. Иң зур вакыты 1938 елга туры килә – 168 кеше яшәгән. Тулы булмаган мәгълүматлар буенча Алан Җөридән Бөек Ватан сугышында 21 кеше ятып кала, әйләнеп кайтучылар 6 кеше, димәк авыл яу кырына иң кимендә 42 кешесен озаткан. Сугыштан соңгы елларда авыл аерым колхоз булып яши, мәктәбе, клубы була. 1957 елдан колхоз Бигәнәйгә кушыла, аннан соң Сатыш авыл советына һәм колхозына кушыла, шуннан соң авыл бетүгә йөз тота. 1970 елда авылда – 104, 1989 елда - 27, 2010 елда – 1 кеше кала һәм бөтенләй бетә. Бу авыл кешеләре 1970 елда бик мәзәк хәл уйлап табалар. 1970 елда бөтен СССР В.И.Ленинның 100 еллык юбилеен билгеләп утәргә хәзерләнә. Авылда 1870 елда туган Ленинның яшьтәше Вәлиулла бабай исән иде. “Бетә” дигән мөһер сугып, авылга электр кертмәгәч, бригадир Нурислам абый Вәлиулла бабай исеменнән Ленинга шундый хат яза:

Син яшьтәш, теге вакытта бөтен илне электрлаштырып бетерәбез дигән идең. Ул электр дигәннәре безнең авылда һаман юк бит әле. Әйт әле яшьтәш, шул электр дигәннәрен безнең авылга да кертсеннәр әле. Сиңа күп сәләмнәр белән яшьтәшең Вәлиулла.

Хат кайда кадәр барып җиткәндер, анысын белеп булмый, тик авылга шул 1970 елда ук электр керде. Ләкин электр гына авылны таралудан саклап кала алмады. Авылның урыны Иске Җөридән Олы Мишә буйлап югарыга таба 2 км тирәсе ераклыкта. Кайбер йортлары хәзер дә сакланалар. Зиратлары бар, шул авыл кешеләре аны бик яхшы карап торалар. 2018 елда авыл кешеләре кайтып Сабантуй уздырдылар. Бер нигезгә 89 кеше кайтты, 40 -50 кеше кайткан нигезләр дә булды. Сабантуй яшәп тора торган авылларга караганда зуррак та, оешканрак та булды. Шатлык күз яшен һәм сагыш күз яшен бергә җыйсаң “күл” хасил булыр иде.

Сәлмән Гыйльмиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев