Югалганнар авыллар - Панова Гора
Панова Гора авылы беткән авыл булып саналмый, тик анда бер кеше дә яшәми, ә бер йорты тора һәм анда 2 кеше теркәлгән.
Авылның халык арасында таралган исеме Пановка, рус авылы. Урыны – Теләче – Шармаш юлында, Шармаш авылына кергәндә сул якта 1 км тирәсе ераклыкта урнашкан. Халык санын күрсәткән документ табып булмады, тик сугышка кадәр зур авыл булганлыгы билгеле. Панова Горадан Бөек Ватан сугышында 48 кеше яу кырында ятып калган, димәк сугышта 100 тирәсе кеше катнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев