Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юнәлешләр билгеле: эзләнүләрне дәвам итәргә!

13 апрель көнне Теләче туган якны өйрәнү музеенда төбәк тарихчыларының чираттагы утырышы булып үтте.

Аның эшендә танылган язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрамова да катнашты һәм Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуына багышланган доклад чыгыш белән ясады. Нәкъ бер ел элек Фәүзия ханым музейда узган шундый ук очрашуда  төбәк тарихчыларына нинди юнәлештә эшләргә кирәклеген, төбәк тарихы буенча кайдан нәрсәләр табып булуын әйткән иде. “Нырсуар, Нырсы җире - шанлы изгеләр иле” китабы авторы Нурания ханым Гыйльметдинова әйткәнчә, әлеге юнәлештә “боз кузгалган” инде. Мисал өчен, бер ел эчендә Сәлмән Гыйльмиевның төбәгебез тарихына багышланган “Тарих калка тарих түреннән” китабы басылып чыккан. Тиздән Нурания Гыйльметдинова авторлыгында районыбызның 30 еллыгына багышланган  яңа китап дөнья күрәчәк. Әлеге уңайдан Нурания ханым: “Юнәлешләр билгеле: эзләнүләрне эзлекле рәвештә дәвам итәргә кирәк! Безнең төбәктә генә дә китап язарлык дистәгә якын юнәлеш бар. Фәкать тәвәккәлләп бу эшкә алыну гына шарт” - дип белдерде. Утырышта алар, киләчәккә булган планнары белән таныштырдылар, эзләнүләр, иҗат итү дәверендә туган уй-фикерләре белән уртаклаштылар. Чарада үзенең “Туган авыл” күңел ачу үзәгендә бер дигән музей булдырган шәхси эшмәкәр Рифкать Шәфыйков, Бөтендөнья татар конгрессының Теләче бүлеге җитәкчесе Алисә Дәүләтшина катнашты һәм фикер алыштылар.

Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз. 

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев