Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үз хокукларыгызны беләсезме?

«Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закон турында барлык кулланучылар да беләдер, ләкин шуның белән бергә ничек итеп закон нигезендә үзеңә тиешлене алырга икәнен белмәүчеләр дә бар.

Әгәр чегы, квитанциясе булса һәм сатып алганнан соң 14 көн үтмәсә, сатып алучы җитешсезлекләре ачыкланган әйберләрне кире кайтарырга гына түгел, ә бәлки сыйфатлы товарны да кире тапшырырга хокуклы. Әгәр инде теләгәнеңә ирешә алмасаң,  кулланучы сәүдә предприятиесе җитәкчесе исеменә  тиешле документлар белән дәгъва белдерергә һәм дәгъваны кибет вәкиленә имза куеп тапшырырга тиеш. Ун көннән соң кабат барырга, әгәр товарыңны кире кайтарудан баш тартсалар, сезгә судка (РФның 2300-1 санлы законының 17 нче маддәсе, 1 нче пункты) мөрәҗәгать итәргә  кирәк булачак.

 Әгәр бәхәс товарның төзексез булу сәбәбен билгеләүдә чыкса, сатучы үз исәбенә товарга экспертиза үткәрергә тиеш була. Ә инде товар кулланучы гаебе белән ватылса, соңгысы үткәрелгән экспертиза чыгымнары бәясен капларга мәҗбүр. Сыйфатсыз товарны алмаштыру 2300-1 санлы РФ Законының 21 нче маддәсе таләпләре белән регламентлана.

 2300-1 санлы РФ Законының  25 нче маддәсе нигезендә әгәр күрсәтелгән товар формасы, зурлыгы, төсе, үлчәме һәм комплектациясе буенча туры килмәсә, сатып алучы шулай ук атап кителгән барлык сыйфатларга ия товарларны алмаштырырга хокуклы.  Ләкин шунысын истә тотарга кирәк: сыйфатлы әйберне бары тик тышлыгы бозылмаган, барлык биркалары, чеклары сакланган һәм  товар куллануда булмаган очракта гына кире кайтарырга була.  Алмаштырылмый торган товарлар исемлеге  РФ Хөкүмәте тарафыннан расланган. Әгәр сатып алучы сыйфатлы товарны кире кайтарып бирергә тели икән, 2300-1 санлы РФ Законының  25 нче маддәсе нигезендә акчаны бары тик кулланучы сатучыга мөрәҗәгать иткән көндә шундый ук товар сатуда булмау сәбәпле алмаштыру мөмкин булмаган очракта гына   кире кайтарып бирергә мөмкин. Кулланучы яхшы сыйфатлы азык-төлек булмаган товарны,  аны сатып алу көнен исәпләмичә, 14 көн эчендә алмаштырырга хокуклы.

Хөрмәтле кулланучылар!  Законны белү генә сезгә үз хокукларыгызны дөрес якларга булышачак.  Сатып алган товарларыгыз уңышлы булсын!

Зөлфия Ибраһимова.

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев