Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үз хуҗалыгында терлекләр тотучы райондашларыбыз субсидиягә өметләнә ала

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга (ЛПХ) дәүләттән ярдәм бирелә. Үз хуҗалыгында терлекләр тотучы авыл кешеләре өчен аеруча уңай проект булып кече ферма төзү программасы санала. Аның кысаларында хуҗалар сөтчелек юнәлешендә кече фермалар төзүгә чыгымнар өлешен кайтару өчен субсидия алырга мөмкин.

Әлеге һәм башка үзебезне кызыксындырган сораулар белән район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары, территориаль үсеш бүлеге начальнигы БУЛАТ ГАЙНЕТДИНОВка мөрәҗәгать иттек. - Булат Газинурович, кемнәр яңа ферма төзи ала? - Субсидия бирунең төп шарты : Ел башына ике баш сыерлары булган шәхси хуҗалыклар, баш санын биш башка җиткергән очракта - 300 мең сум күләмендә, ә өч баш сыеры булып, аны 8 баш сыерга җиткерүчеләргә 600 мең сум күләмендә субсидия каралган. - Белгәнебезчә, товарлыклы терлек сатып алучы да дәүләт ярдәменә өметләнә ала. - Тана малын банкротлыкка чыкмаган юридик оешмадан сатып алган очракта, 60 мең сум ярдәм бирелә. Гомумән, тотылган чыгымның 70 проценты кире кайтарыла. Шулай ук бер яшьтән арткан кәҗә асраучыларга - 500 сум күләмендә ярдәм күрсәтелә. Бер сыеры булган авыл кешеләре 2300, ике сыер тотучылар 3300, өч һәм аннан күбрәк сыер малы асраучылар 4300 сум күләмендә субсидия ала (бу һәрбер сыер өчен каралган). Өч яшьтән өлкәнрәк бия асраганда, елга 3 мең сум күләмендә субсидия бирелә. - Субсидия алу өчен эшне нидән башларга, иң беренче кая барырга? - Иң беренче эш итеп, авыл җирлеге башлыгына яки район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсенә, район башкарма комитетының икьтисад бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Белешмәләр өчен 88436021056 (икьтисад бүлеге), 88436021367 (авыл хуҗалыгы идарәсе) телефонына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында да бу хакта тулы мәгълүмат урнаштырылган. Шунысын да искәртәсе килә, алда әйтелгән дәүләт ярдәмнәрен алырга өметләнгән шәхси хуҗалыкларның салым түләүләре буенча бурычлары булмавы шарт. Документларны, гаризаны “Мои субсидии” кушымтасына кереп, электрон рәвештә тутырырга кирәк булачак. Хөрмәтле райондашларыбыз игътибарына, программада катнашу вакыты чикле - 29 марттан 28 апрельгә кадәр генә.

Эльмира Котдусова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев