Зөлката – Изге урын
Олы Нырсы авылыннан ерак түгел авылыбыз халкының кадерләп, саклап торган урыны - “Зөлкатә” дип исемләнгән җир бар.
Туган авылымда яшәүче һәр кешегә яшәү рухы өстәп торучы бу изге урынның ерак тарихы бар. Зират эчендә 1357, 1443, 1472 елларга караган кабер ташлары саклана. Үзеннән соң килер буынның якты киләчәге өчен башларын салган бабайларыбыз күмелгән биредә. Изге рухлылар зираты ул. Шушы җир “Изгеләр” исемен алган. Бу җирләр чит төбәкләрдә яшәүче мөселманнарга да билгеле. Зиратның аскы өлешендә 3 чишмә бар. Чишмәләрнең берсе күздән дәва булса, икенчесе колак чишмәсе булып исәпләнә. Һәр елны ямьле яз айлары килеп, көннәр җылынгач авыл халкы да, ерактан кайткан кунаклар да тарихи мирасыбызны саклап, изге җирләргә барып зыйрат кылып саф чишмә суыннан авыз итәләр, шешәләргә тутырып үзләре белән алып китәләр. Бу чишмә сулары күпме генә торса да бозылмый. Электән үк бу җирдә Нәзер ашлары уздыра торган булганнар. Бу йола хәтта сугыш вакытында да тукталмаган. Олы Нырсы авыл җирлегенә караган Бичер авылы халкы 13 август көнне әлегедәй чараны уздырды. Бу чара Җир - Ананың уңдырышлылыгы өчен Раббыбызга рәхмәт белдерү һәм әрвахлар рухына дога кылудан гыйбарәт. Бәйрәм алды көнне алан печәне чабылды, карбан чалынды. Әлеге чарага аш пешерүче ханымнар - Галимова Сәрия, Дәүләтшина Рабига, Гәйнетдинова Резидәләр билгеләнде. (мул итеп 3 сарык, 5 тавыктан аш әзерләнде). Өстәлләрдә татар халкының милли ризыклары, җиләк-җимеш мулдан иде. Бу эшләрне Бичер авылы имамы Фәннүр Галимҗанов башлап йөрде. Әлеге чарада активлык күсәткән абыйлы – энеле Сәләхиев Акрам һәм Абрарларга авыл җирлеге башлыгы Гыйниятов Рамил Мәүлетҗан улы рәхмәт хатлары тапшырды.
Хәзер авыл мәчетләре дини бәйрәм көннәрендә генә тулып тора. Бу көнне барлык тирә-як авыл халкының җыелышып Аллаһы тәгаләгә мөрәҗәгать итүе, авыл имамының вәгазь сөйләве бүгенге, киләчәк буынны дингә тартучы, динебезне тагын да тирәнтен аңлавының бер ысулы булып тора. Чарада шулай ук Теләче районы имам-мөхтәсибе, республиканың Төньяк төбәге казые Исмәгыйль хәзрәтнең һәм Казан шәһәреннән кайткан (төп чыгышы белән Олы Нырсыныкы) Сәлмән хәзрәтнең вәзгазьләрен тыңладык. Ак яулыклы әбиләр, мөселманча яулык, түбәтәй кигән кечкенә сабыйларның бергә җыелулары һәркайсының күнелендә дингә якынаю хисләрен уята.
Олы Нырсы авылы китапханәчесе Ләйсән Гыйниятова.
Зөлфия Ибраһимова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев