Кадерле дуслар, сезне бик истәлекле көн - Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел тулу белән котлыйбыз!
100 ел эчендә республикабыз күпне үткән: халкыбыз зур батырлыклар кылган, бөек ачышлар ясаган, авырлыкларны җиңеп, зур үрләргә ирешкән. Бер гасыр эчендә Татарстан аграр потенциалын арттыра алды һәм Россиянең сәнәгать һәм инновацион үзәгенә әверелде.