Татарстан синоптиклары томан төшүе хакында кисәтә
Полезная информация

Татарстан синоптиклары томан төшүе хакында кисәтә

Иртәгә, 22 сентябрьдә, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә Татарстан территориясендә урыны белән томан төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге тараткан һава шартларының бозылуы хакындагы кисәтүдә хәбәр ителә.

Төнлә республика территориясендә явым-төшем күзәтелми, көндез көнчыгыш районнарда бераз яңгыр явачак, дип искәртә синоптиклар.

Төнлә һава температурасы +4-9 градус (көнбатыш районнарда +12 градуска кадәр) тәшкил итәчәк, көндез +19-24 градуска кадәр җылытачак.

tatar-inform.tatar


Нет комментариев