Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Әбри Хәбриев: «Бездә җитәкче юк – барыбыз да бертигез, акчаны да тигез бүлешәбез»

«Татарда юмор юк» дип сөйләнүчеләр шактый булса да, мин башкарак фикердә. Ходайга шөкер, татарда юмор бар һәм ул әкренләп булса да үсә. Әйтик менә, "Рәвешләр" юмор театры 8 ел эчендә үз тамашачысын табып өлгерде. Без дә "Рәвешләр" театрының бер "рәвеше" Әбри Хәбриевка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. - Сиңа шулай...

«Татарда юмор юк» дип сөйләнүчеләр шактый булса да, мин башкарак фикердә. Ходайга шөкер, татарда юмор бар һәм ул әкренләп булса да үсә. Әйтик менә, "Рәвешләр" юмор театры 8 ел эчендә үз тамашачысын табып өлгерде. Без дә "Рәвешләр" театрының бер "рәвеше" Әбри Хәбриевка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

- Сиңа шулай сәхнәдәгечә , Әбри дип кенә дәшсәм ярыймы?
- Әлбәттә. Бары тик Әбри генә. Калганы кирәкми.

- Бүген ниләр белән янып яши "Рәвешләр" юмор театры?
- Казандагы концертка әзерләнәбез. 26 ноябрьда Филармония концертлар залында узачак ул.

- Быелгы программагыз "Җонлы концерт»дип атала һәм ни белән тамашачыны шаккатырырга җыенасыз?
- Бүген бит барысы да концерт рекламаларына "Җанлы концерт» дип яза. Безнеке гел җанлы, фонграммага сөйләп булмый бит. Шуннан чыккан исем инде ул. Бәлки тамаша исеме кемнәргәдер ошап та бетмәс тик, ничек бар - шулай инде.

Программада юмор, юмор, юмор һәм бераз лирика. Алдан ук әйтеп куям - бездә билдән түбән шаярулар юк, ул нәрсәдән күптән киттек, һәр номер ниндидер мәгънәгә ия. Тамашачы көлеп кенә калмасын, көлә-көлә уйлансын да дигән фикер белән эшләдек. Әлбәттә, ниндидер гадирәк шаярулар да бар. Шул ук вакытта, күңелнең нечкә кылларын тибрәтерлек нәрсәләр дә. Бу сүзләрне мин әлеге программаны тамашачы ничек кабул иткәненннән чыгып әйтәм. Чөнки "Җонлы концерт» белән көз башыннан бирле районнарда йөрибез. Тамашаны без җыр белән тәмамлыйбыз. Нинди җыр икәне әлегә сер булып калсын, тик менә шул җыр вакытында, тамашачының аягүрә басып алкышлавы безнең өчен иң зур бәя инде.

- "Рәвешләр" төркемендә сез ничәү?
- Әлегә бишәү эшлибез. Кызларыбыз Илһамия белән Валентина декрет ялында, бәби үстерәләр.

- Гаиләң турында да берничә сүз...
- Хатыным - Гөлчәчәк. Балтач районының Куныр авылы кызы. Кызым Камилә быел беренче сыйныфка укырга керде. Кечкенә улым Дамиргә өч яшь ярым, балалар бакчасына йөри.

- Сине "Рәвешләр" юмор театрының җитәкчесе дип атаргамы?
- Юк. Бездә җитәкче юк - барыбыз да бертигез. Һәркем нәрсә өчендер җаваплы, һәркем үз эшен башкара. "Мин күбрәк эшләдем" диюче дә юк.

- Акчаны да тигезләп бүлешәсезме?
- Әлбәттә!

Илфак ШИҺАПОВ
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев