Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Элвин Грей Кукмарада килеп чыккан вакыйга турында: «Бер гаепсез хатын-кызны якларга теләдем...»

Мега-популяр йолдыз Радик Юльякшин белән Кукмара мәдәният йорты директоры арасында булган низаг һаман тынмый. Вәгъдә ителгәнчә, бүген әлеге ситуациягә карата Элвин Грейның җавабын тәкъдим итәбез. - Әлеге низаг минем сак хезмәте башлыгы һәм яңа куелган директор арасында чыкты. Аның сүзләренчә, сак хезмәте башлыгы аек булмаган. Бер карасаң, бу низаг тузан...

Мега-популяр йолдыз Радик Юльякшин белән Кукмара мәдәният йорты директоры арасында булган низаг һаман тынмый. Вәгъдә ителгәнчә, бүген әлеге ситуациягә карата Элвин Грейның җавабын тәкъдим итәбез.


- Әлеге низаг минем сак хезмәте башлыгы һәм яңа куелган директор арасында чыкты. Аның сүзләренчә, сак хезмәте башлыгы аек булмаган. Бер карасаң, бу низаг тузан бөртегенә дә тормый. Әмма директорның үз гаебен кассирга аударып калдыруы - ир-егет эше түгел. Шуңа күрә әлеге конфликт шулай тирәнәеп китте дә инде. Минем максат: бер гаепсез хатын-кызны яклау иде. Безнең концерт графигы бик тыгыз: эчеп йөрергә түгел, чәй эчү дә сирәк эләгә. Аннан соң дисциплина ягыннан да ул тыелган.


Район прокуроры Ришат Шакиров белән низаг килеп чыгарга бер көн алда гына таныштым. Шуңа күрә әлеге четерекле ситуациядә аңа мөрәҗәгать итүне кирәк дип таптым. Тиешле чараларны тиешле орган күрергә тиеш дип саныйм.


Мин бер генә әйберне телим: әлеге директор тарафыннан кассирга карата булган басым тукталсын иде. Чөнки ул мәдәният йортында ни булганын, вакыйганың ничек килеп чыгуын прокуратурага бер ялгансыз сөйләп биргән кеше, - диде Радик.



Кукмара районы түрәләренең бу ситуациягә карата аңлатмалары монда.

Чулпан Шакирова

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев