Ильмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдинов кызларына нинди исем сайлаган?
30 август көнне иртәнге сәгать 6да эстраданың популяр җырчысы Ильмира Нәгыймова икенче тапкыр әни булды. Җырчы 3 яшьлек улы Камилгә сеңелкәш алып кайтты. - Кызыбызның туу срогы 18 сентябрьгә билгеләнгән иде, әмма иртәрәк туды. Ильмираның да, баланың да хәле яхшы, Аллага шөкер. Алар Чаллы шәһәренең бала тудыру йортында. Баланың авырлыгы...
30 август көнне иртәнге сәгать 6да эстраданың популяр җырчысы Ильмира Нәгыймова икенче тапкыр әни булды. Җырчы 3 яшьлек улы Камилгә сеңелкәш алып кайтты.
- Кызыбызның туу срогы 18 сентябрьгә билгеләнгән иде, әмма иртәрәк туды. Ильмираның да, баланың да хәле яхшы, Аллага шөкер. Алар Чаллы шәһәренең бала тудыру йортында. Баланың авырлыгы - 3 кг, буе - 50 см. Сабыйга Ясминә дигән матур исем сайладык, - дип сөйләде эстраданың талантлы җырчысы, бәхетле әти Руслан Кираметдинов.
Ильмира белән Русланны кызлары туу белән чын күңелдән котлыйбыз, гаилә бәхете һәм исәнлек-саулык телибез!
Эльвира ШАКИРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев