Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Лилия Хәйруллина: “Сәхнәгә шәрә чыкмадым ла...”

- Бәлки халык мине сәхнәгә әнкәйләр турында җырларга чыккан дип уйлыйдыр, - дип башлады сүзен Лилия. - Бик нык ялгышалар. Бу клубта, дискотекада иде. Һәр елны дискотеканың бер идеясе, тематикасы була. Һәм быел ул роботлар белән бәйле булды. Мин дә командам белән, махсус әзерләнеп, һәр яктан уйланылган, кызыклы номер ясадык....

- Бәлки халык мине сәхнәгә әнкәйләр турында җырларга чыккан дип уйлыйдыр, - дип башлады сүзен Лилия. - Бик нык ялгышалар. Бу клубта, дискотекада иде. Һәр елны дискотеканың бер идеясе, тематикасы була. Һәм быел ул роботлар белән бәйле булды. Мин дә командам белән, махсус әзерләнеп, һәр яктан уйланылган, кызыклы номер ясадык. Үзебезгә бик ошады, канәгать калдык.

- Ә ни өчен сәхнә киемең халыкта шундый шау-шу тудырды дип уйлыйсың?

- Сәхнә образы дигән төшенчә бар. Күпләр аны аңламыйдыр дип уйлыйм. "Концепция"не, фикерне сәхнәдә тулысынча җиткерер өчен төрле костюмнар, махсус хореография куябыз. Һәр җырчы үз өстендә эшләргә тиеш. Күпмедер дәрәҗәдә бии, сөйли, сәхнәдә үз-үзен тота һәм әлбәттә, җырлый белергә тиеш. Шул ук вакытта актерлык осталыгы да булырга тиеш аның. Ә кешеләр ничек күнеккән? Минемчә, аларга татар эстрадасы бер соры масса кебек тоела. Алар аерырга өйрәнмәгән, төрле җырлар бар бит: халык җырлары, яшьләр өчен. Эстрада ул күпкырлы төшенчә, анда нинди генә стильләр юк. Нишләп татар эстрадасында төрлелек булмаска тиеш ди? Кеда киеп сәхнәгә чыгуның бер начар ягын да күрмим. Бездә бит җырчылар күбрәк халыкчан стильдә җырлый. Ә мин үземне ничек тоям, шулай җырлыйм, миңа менә шулай уңайлы. Ә инде халыкның аңламавы... Олылар аңлап бетерми инде. Интернетта үземә бик күп яшьләр яза: "Молодец, бирешмә! Син дөрес юлдан барасың. Безгә бик ошый", - диләр. Менә Сальвадор Далины гына алыйк. Ул бит картиналарын "кешегә ярыйм" дип ясамаган, ә үз тамашачысы табылган.

- Киемеңә, җырлавыңа карата нинди генә сүзләр язмадылар. Ачуың киләме аларга?

- Дөресен әйткәндә, юк. Чөнки һәр кешенең үз фикере бар. Аларның миңа нәрсә язуы кешенең тәрбиясеннән тора. Олырак кешеләр мондый әйбергә күнекмәгән. Алар өчен бу - кыргый. Шуңа күрә мин берәүне дә гаепләмим. Кешегә яраклашырга яратмыйм. Минем үз фикерем, иҗатка үз карашым бар. Оялырлык бернәрсәм дә юк. Мин сәхнәгә шәрә чыкмадым.

- Тамашачыңны югалтырмын дип уйламыйсыңмы?

- Юк. Чөнки иҗат ул - шәхси әйбер, үз фикереңне халыкка җиткерә белү. Ә инде аны аңлыйлармы-юкмы - анысы икенче эш.

- Күпләр "Гөлдания апа кызын ник тыймый икән. Ул нәрсә ди икән?" дип яза...

- Дөресен әйткәндә, әни белән ул темага аралашканым да юк. Мин әнинең итәгенә бәйләнмәгән. Ул яшьтән күптән чыктым инде һәм үз фикеремне җиткерерлек яшькә җиттем дип уйлыйм.

5YMi5E2xpkY.jpg





lv6IigOwL30.jpg


YchGr8uVxxY.jpg
(Фото - Марат Салихов)

автор Румия Сәйфуллина

Чыганак: Акчарлак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев