Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Җырчы Ильвинаның кызы Раяна бик сәләтле бала: 5 яше тулганчы ук ул Халыкара мәктәптә укый башлаган. Хәзер аңа 6 яшь.

Җырчы Әнвәр Нургалиевның кызы Элина 6нчы сыйныфта укый

Менә биш еллап инде бию белән шөгыльләнә. “Кызым белән бер йолдызлык астында туган без. Әллә шуңа бер-беребезне күз карашыннан да аңлыйбыз. Элина бик максатчан, көчле холыклы кыз. Куйган максатларына һәрвакыт ирешә. Үз әйткәнен эшли. Өйдә вакытта кулдан төрле эшләнмәләр эшләргә ярата. Дус кызларына, безнең туган көннәргә дә үз куллары белән ясаган бүләкләр бирә”, – ди әтисе Әнвәр Нургалиев.


Җырчы Ильвинаның кызы Раянага көз көне 6 яшь тулды. Раяна бик сәләтле бала. 5 яше тулганчы ук Халыкара мәктәптә укый башлады. Кечкенә чагында ук вокал дәресләренә йөрде, инглиз телен өйрәнде. Ләкин әнисе аның җырчы булуын теләми. “Башка профессия кешесе итеп күрәсе килә, мәсәлән, архитектор. Әмма шул өлкәне сайласа да, юлына аркылы төшмәячәкмен”, – ди ул. Раяна татарча аңласа да, күбрәк русча сөйләшә икән.


Ә менә җырчы Марсель Вәгыйзовның 1нче сыйныфта укучы улы Шамилнең җырга кызыксынуы бетеп киткән. 3-4 яшендә гармунга кушылып “Арча” көйләрен, әтисенең җырларын җырлаган малай бүген башка нәрсәләр белән мавыга. “Аның өчен кибеттән алган уенчыклар кызык түгел. Ул сәгатьләр буе лего детальләреннән берәр әйбер төзергә яки кулына каләм алып, дәфтәргә язып, рәсемнәр ясап утырырга мөмкин”, – ди әтисе. Шамил музыка мәктәбендә балалайка классында укый. Беренче ярты еллыкны яхшы билгеләргә генә тәмамлаган.


Алма агачыннан ерак төшми, диләр. “Казан” бию ансамбле җитәкчесе Чулпан Закированың олы кызы 8 яшьлек Ясминә дә әнисе җитәкләгән ансамбльнең балалар студиясенә йөри. Республика күләмендә узган барлык бәйгеләрдә актив катнаша. Бик яратып рәсем мәктәбенә йөри, инглиз телен өйрәнә икән. “Ә менә минем биюләрне бик яратып бетерми, – дип елмая әнисе. – Кызганычка каршы, актив кызыбыз аягын авырттырып, соңгы бер айда гипста йөрергә мәҗбүр булды әле. Әкренләп рәтләнәбез. 4 яшьлек кызыбыз Айшә исә, чын актриса. Фантазиясе бик көчле. Сүз артыннан да кесәгә керми”.


“Болгар радиосы” алып баручысы Гөлназ Фәйзрахманованың кызы Сәлимәнең соңгы вакыттагы иң зур уңышы: “Р” хәрефен әйтергә өйрәнгән. “Үзе дә сизмәстән килеп чыкты, балалар бакчасында шөгыльләнүче логопед-тәрбиячесенә рәхмәт! Өйдә хәзер гел “р-р-р”лап йөри”, – дип елмая әнисе. Сәлимә барлык балалар кебек рәсем ясарга, җырларга ярата. Икенче ел “Казан” бию ансамбленең балалар төркеменә яратып йөри. “Кызымда бер нәрсә шаккатыра, кечкенә генә булса да хәйләкәр ул. Майлый-җайлый, алданганыңны, аның капкынына эләккәнеңне сизми дә каласың”, – дип тә өстәп куя әнисе.


Журналистлар Әдилә белән Данил Сафаровларның улы Сабирга алты яшь тулган. Әти-әнисе “Яңа гасыр” каналында эшләгәч, телевидение тормышына экскурсия ясарга да мөмкинлекләр чыккалый икән үзенә. “Переведи” тапшыруында катнашырга да өлгергән. Сабир балалар бакчасында инглиз теле, бию һәм оста куллар түгәрәгенә йөри. Кышын чаңгы шуарга ярата. Быел яңа чаңгы да алганнар үзенә. Киләчәктә әтисе картинг (“карт” дип аталучы ярыш машинасында йөрү) белән кызыксындырмакчы була үзен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев