Альберт Карпов Татарстанда үзара салым буенча референдумнар хокук бозуларсыз узуын әйтте
1104
0
Россия сәяси консультантлар ассоциациясе мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытка бер генә шикаять тә теркәлмәгән.
Татарстан Республикасында үзара салым җыю буенча референдумнар хокук бозуларсыз уза. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия сәяси консультантлар ассоциациясе әгъзасы Альберт Карпов сөйләде.
"Татарстанда үзара салым җыю буенча референдумнарның хокук бозуларсыз узуы куанычлы. Хәзерге вакытка бер генә шикаять тә теркәлмәгән", - диде Альберт Карпов.
Күзәтүчеләрнең эшчәнлеге югары бәяләнә. "Гадел сайлаулар өчен" Татарстан төбәкара корпусы "Татар-информ"га биргән мәгълүматлар буенча, референдумнарың барышын 2,5 меңгә якын кеше күзәтә. Алардан 1650 вәкил "Гадел сайлаулар өчен" копусыннан.
Фото: gossov.tatarstan.ru
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/18/175397/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев