Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

1 марттан газ җиһазларын карап тотуга таләпләр катгыйланачак

1 марттан Россиядә газ җиһазларын тотуга таләпләр катгыйланачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың Дәүләт торак инспекциясе башлыгы – ТР баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин хәбәр итте.

Яңа закон буенча, газ таратучыларга приборларның күрсәткечләрен күрзәтергә һәм аларның югары һәм түбән чикләрдән чыкмавына инанырга кирәк булачак. Җиһазларны эксплуатацияләү буенча таләпләр бозылган очракта фатирда яки йортта газны сүндерәчәкләр. Газ хезмәткәрләрен фатирга кертмәсәләр дә шулай булачак. 

"Фатирга кертергә теләмисезме? Бернинди сораулар да булмаячак, ләкин сездә газ булмаячак. Өстәвенә, сезнең кранны төенгә бәйләп кенә калмыйлар, аны эретеп ябыштырачаклар. Һәм, димәк, кире тоташтырганда бик җитди проблема булачак", - дип ассызыклады Тыгин.

Ул җиһазларны тикшерү ел саен үткәрелергә тиеш һәм халык үзләре дә газ хезмәткәрләренең торакны тикшерүе белән кызыксынырга тиеш, дип өстәде.

Чыганак:татаринформ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев