Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

1 октябрьдән хезмәт хаклары артачак эш урыннарының исемлеге билгеле

Президентның май указлары йогынтысы кагылмаган миллионлаган бюджет хезмәткәрләренең окладлары 1 октябрьдән арта.

Калганнар арттырылган хезмәт хакын 2023 елның 1 гыйнварыннан алачак. Быелгы түләүләр федераль бюджет аша түгел, ә төбәк бюджеты аша уза, шуңа күрә аларның күләме төрлечә. Бу хакта Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының икътисад кафедрасы доценты Александр Тимофеев «Прайм» агентлыгына сөйләгән. РИА Новости шул турыда яза.

«Арттырылган хезмәт хакын Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коткару үзәкләре, социаль өлкә һәм гидрометеорология хезмәте, Роспотребнадзорның гигиена үзәкләре, Росстандартның стандартлаштыру, метрология һәм сынау үзәкләре, инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәкләре һәм башка категорияләр хезмәткәрләре көтә ала», – дип аңлатты ул.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/1-oktyabrdan-xezmat-xaklary-artacak-es-urynnarynyn-isemlege-bilgele-5860235

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев