12 яшьлек кызга һөҗүм иткән бультерьерның хуҗасын тапканнар
Хокук сакчылары Түбән Камада 12 яшьлек мәктәп укучысына һөҗүм иткән бультерьерның хуҗасын ачыклаган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә.
Искәртеп үтәбез, әлеге хәл 16 майда Түбән Каманың Яшьлек урамындагы йорт ишегалдында булган. Бультерьер токымлы эт кызга ташланган һәм аңа җитди җәрәхәтләр ясаган. «Татар-информ» агентлыгы бу хакта язып чыкканнан соң прокуратура әлеге факт буенча тикшерү оештырды, җинаять эше кузгатылды.
Чыганак:татаринформ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев