Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Абитуриентларны нинди яңалыклар көтә?

Быел югары уку йортларында кабул итү кагыйдәләренә шактый гына үзгәрешләр кертелде. БДИ баллы кая җитә, шунда керәм, диюче абитуриентларның иреге кысылачак. Ни өчен дигәндә, документ тапшырганда, юнәлешләр саны кыскартылган. Теләкне беренче урынга куярга туры киләчәк. Инженер, техник, табиблар өчен бюджет урыннары күбрәк бүлеп бирелгән.

Ниләр үзгәрә?

Моңа кадәр абитуриент документларын биш вузда ун юнәлеш буенча  тапшырса алса, хәзер исә бишкә калдырылган. Быелдан бюджетка укырга кергәндә, гариза сорамаячаклар, аттестатның төп нөсхәсен (оригинал)   тәкъдим итәргә туры киләчәк. Тегендә, монда сикереп йөри торган абитуриентлар гадәттә әлеге документны  августта гына тапшыра. Үз максатын белгәннәр, белеменә ышанганнар гына аны  беренче көнне үк бирә. Шулай ук вакытка бәйле үзгәрешләр дә бар. Көндезге яки башка формаларга  кабул итү вакытын вузлар үзләре билгели иде. Хәзер исә – бөтенесенә бер вакыт. Вузлар документларны 20 июньнән дә соңга калмыйча кабул итә башлаячак. Максатчан кабул итү буенча (целевиклар) исемлек – 29–30 июльдә, калганнарныкы  4–9 августта эленәчәк. Түләүле бүлеккә исә документны  20 августтан да соңга калмыйча тапшырасы. Кыскасы, бердәм кагыйдәләр.

Кемнәр кирәк?

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, соңгы вакытта югары уку йортларында  мәгълүмат һәм хисаплау техникасы, педагогик белем, химия технологияләре, электр һәм җылылык энергетикасы, машина төзелеше, фармацевтика, төзелеш, физкультура  юнәлешләрен сайлаучы абитуриентлар арткан.

Быел республика вузларында   20844 бюджет урыны бар. Узган елгы күләмдә сакланган, кыскасы. Барлык урыннарның 70 проценты КФУ,  Казан  илкүләм тикшеренүләр техник (КАИ), Казан илкүләм тикшеренүләр технологик (КХТИ) университетлары кебек югары уку йортларына бүлеп бирелгән.

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, алдагы  җиде елга югары белемле кадрлар әзерләүгә дәүләт заказы (бакалавриат, специалитет, магистратура) 9 меңгә якын кешене тәшкил итә. Шуның 65 проценттан артыгы Казан шәһәренә туры килә. Иң күп ихтыяҗ – инженер кадрларга (40),  медицина хезмәткәрләренә (дәвалау эше һәм педиатрия) – 20 процент. Шулай ук укытучылар, физик культура, IТ белгечләр дә күп кирәк.

КАИ – дөнья кендегеме?

Казан илкүләм тикшеренүләр техник (КАИ) университетында барлык формаларга 3 мең студентны көтәләр. Бакалавр, магистрлар әзерләү дәвам иттереләчәк. Әлеге программаларга 1441 урын бирелгән. Былтыр 1487 булган.  Магистратурада исә 843 урын бар. Бу сан  узган елдан кимрәк.

– Бездә абитуриентлар күбрәк машина төзелеше, авиация техникасы, радиоэлектроника, мәгълүмат технологияләрен сайлауга өстенлек бирә, –диделәр матбугат үзәгендә. – Абитуриентлар документларын биш юнәлеш буенча бирә ала. Беренче урынга иң кирәкле юнәлешне куярга кирәк. Абитуриентлар вуз  сайтындагы шәхси кабинетта төрле юнәлешләр буенча  үз рейтингын күрә алачак. Бу аларга җиңелрәк булсын өчен эшләнде.

«КАИ – дөнья кендеге» дигән гыйбарәне хәзерге замана яшьләре дә белә. Әлегә вузга керергә теләүче яшьләр аз түгел. Тәтеш районының Олы Тархан мәктәбен тәмамлаучы Данил Куркин да шунда укырга керергә җыена.  Бары «5ле»гә генә укыган егетнең хыялы – инженер булу.

– Һөнәрне БДИ баллы кая җитә, шуңа карап түгел, күңел кушканча, теләктән чыгып сайларга кирәк.  Әти-әни кушкан өчен генә  бармасыннар иде. Мин авиация юнәлешен сайладым. Очучы булыр идем дә, әмма биеклектән куркам. Шуңа күрә инженер һөнәренә тукталдым,  – ди Данил. – Хәзерге вакытта сынау имтиханнарын тапшырабыз. Яшермим, БДИ бераз куркыта. Укытучыларыбыз  яхшы белем бирә, шулай ук  түләүле онлайн курсларга да язылдым.

Кемдер армиягә…

11 нче сыйныфны тәмамлаучыларның барысы  да мәктәптә  югары белем алыр өчен укымый. Техникумга керү өчен дә түгел… Балтач районы  Карадуган мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Айнур Ибәтуллин да  шундыйлардан.  Мәктәп партасыннан ук  армиягә китмәкче ул. Ике фәннән сынау бирәчәк. БДИ  аны куркытмый.

– Көзен миңа 18 яшь тула. Солдат шинелен кияргә исәп, – ди  Айнур, горурлык хисе белән.  – Дөресен генә әйткәндә, югары белемне кирәктер дип санамыйм. Уку йортына кермичә дә, үзеңнең киләчәгеңне корып була бит. Шуңа күрә  укырга керергә теләгем әлегә юк.

Чыгарылыш укучылары арасында  укытучы, журналист, төзүче, табиб булырга теләүчеләр дә бар. Казанда яшәүче Гүзәл Сафиуллина дизайнер һөнәрен сайламакчы. Үзе имтиханнар бирү белән мәшгуль. Шуңа күрә әнисе белән сөйләштек.

– Баланың каядыр керү хыялы бар инде. Ирем дә, үзем дә – гуманитарийлар. Икебез дә математиканы яратмадык, балага да шул күчкән. Әлеге имтихан  өчен борчылабыз, әлбәттә. Шуңа күрә репетитор ялладык. Мәскәүгә китү теләге дә бар. Әмма кыз баланы ничек курыкмыйча  еракка җибәрәсең?! Бу хакта уйлап бетермәдек әле, – ди ул.

Алсу үзе белгечлеге буенча укытучы булгангамы, замана яшьләренең  әлеге һөнәргә әллә ни тартылмавына аптырый. «Кызым, бәлкем, безнең юлдан китәрсең, дигәнем бар. «Юк инде, әни», –  ди. Кәгазь арасында утырганны күрә бит ул.   Сыйныфларында нибары бер генә укучы  педагог булырга җыена. Безнең заманда кызларның күбесе укытучылыкка китә иде, хәзер андый нәрсә  күзәтелми», – ди.  Шулай ук   укучыларның БДИдан куркуын да әйтте ул. Дөресрәге, әти-әниләрнең борчылуы балага күчә, ди.  9 нчы сыйныфтан соң китү – бер хәл.  Кызы укыган сыйныфтан ике  ай кала гына бер бала укудан  киткән.  «Ике ел әрәм була дигән сүз бит бу. «Белем нәрсәгә?» –  диючеләр дә бар. Әмма дөньяның кая барасын белеп булмый бит. Без вузда укыдык. Моның өчен әти-әниләргә  рәхмәт», – ди Алсу.

Татарстанда бюджет  урыннары кайсы юнәлешләрдә  арткан?

Мәгариф һәм педагогик фәннәргә – 12 процент

Мәгълүмат һәм исәпләү техникасы – 8

Электр һәм җылылык энергетикасы –7

Химия технологияләре – 6

Машина төзелешенә – 4,6

Физик культура – 4

Документларны ничек тапшырырга?

1)  вузга килеп;

2)  почта аша җибәреп;

3) электрон формада яки  Россия Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә.

Фикер

Рәшит Низамов, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры:

– Без укыганда 25  укуының 5–7се – институтка, 7се – техникумга, калганнары эшкә бара иде. Замана яшьләренең югары белем аласы килә. Бер яктан – бу яхшы, икенчедән, кайберәүләргә эшкә барса да була. Ни өчен дигәндә, үзе дә нужара, әти-әнисе дә интегә. «Кешенең баласы укый, нигә минеке укымаска тиеш?» – дип әйтү  дөрес түгел. Әйтик, миңа караганда да сәләтлерәк кешеләр бар. Алар бит Нобель премиясе алган, ник мин алмыйм, дип әйтә алмыйм.  Андыйлар бик сирәк шул инде. Һәр бала һөнәрне үз теләгенә карап сайласын иде.

Безнең уку йортында тенденцияләр шул килеш сакланды. Югары баллы абитуриентларны  көтәбез. Укырга керүче студентларны ел дәвамында кунакка чакырдык, кампусны күрсәттек.  Ул бөтен дөнья таләпләренә  туры килә. Үз күзе белән килеп караган абитуриент безгә килер дип уйлыйм.  Без юллар, биналар төзибез. Яшьләр барысын да күреп тора. Архитектор булырга,  йорт, юл салырга теләүче егет-кызлар күп.  Бюджет урыннары узган елгы кебек саклана. Бакалавриат, специалитетка 500ләп, магистратурга 150 кеше тирәсе алабыз.  Түләп укучыларыбыз да шактый.

 

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/113088/

Фото:https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X