Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Җәй нинди булачак

Россия Гидрометүзәге 2026 елның апреленнән сентябренә кадәр Татарстанда һава торышының ихтимал фаразын төзеде. Аның нигезендә, язның икенче ае климатик нормадан җылырак булыр дип көтелә, ул республика өчен +5,4 градус, ә явым — төшем күләме нормага якын (30 миллиметр).

Май, июнь, август һәм сентябрь температуралары нормага якын булыр дип фаразлана, шул ук вакытта сентябрь гадәттәгедән корырак булырга мөмкин (явым-төшем нормасы 48 миллиметр). Ә менә июль аенда синоптиклар нормадан югарырак температура көтә, ул Татарстан өчен +19,9 градуска тигез. Сентябрьдән тыш, барлык айларда да явым-төшем күпьеллык уртача күрсәткечләргә якын булыр дип фаразлана.

Чыганак:казанкп

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев