Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Айрат Фәррахов КДМУ ректоры вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Казан дәүләт медицина университеты коллективына яңа ректор вазыйфаларын башкаручыны тәкъдим иттеләр. Ул-Айрат Фәррахов-КДМУны тәмамлаган, медицина фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган табибы, элек Татарстан сәламәтлек саклау министры, Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары һәм РФ Финанс министры урынбасары вазыйфаларын биләгән.

Михаил Мурашко ассызыклаганча, КДМУ бүген хаклы рәвештә илнең иң абруйлы медицина вузларының берсе санала. Министр билгеләп үткәнчә, Айрат Фәррахов тәҗрибәле җитәкче, төбәкне, идарә итү системасын һәм норматив-хокукый җайга салуны яхшы белә, мәгариф тармагы алдында торган бурычларны тирәнтен аңлый. Мурашко аның җитәкчелегендә университет ирешелгән позицияләрне саклап калыр һәм үсешен дәвам итәр дип ышануын белдерде. 

Тантанада катнашучылар шулай ук Айрат Фәрраховка кадәр булганнарга — 2009 елдан 2025 елга кадәр Казан медицина университетын җитәкләгән Алексей Созиновка һәм узган елның октябреннән ректор вазыйфаларын башкаручы Диана Габделганиевага рәхмәт белдерделәр.

Чыганак:казанкп  Фото: Минздрав РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев