Әлки районында кафены эчәк таякчыгы табылу сәбәпле япканнар
Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Базарлы Матак авылындагы «Истара» кафесын суд карары белән 30 тәүлеккә яптылар. Ябылуга нигез булып, Роспотребнадзорның Нурлат территориаль бүлегенең, эчәк инфекциясе белән килүчеләрнең берсен хастаханәгә салганнан соң чыгарылган күрсәтмәсе тора.
Планнан тыш тикшерү вакытында санитар-эпидемиологик таләпләрдә күп санлы тупас бозулар ачыкланган: лаборатор тикшеренүләр әзер ашамлыкларда (пылау, «винегрет» һәм «Летний» салатлары) һәм савыт-саба һәм өслектән юылган урыннарда эчәк таягы төркеме бактерияләренең булуын раслаган.
Моннан тыш, оешманың планировкасы ризык әзерләүнең куркынычсыз технологик процессын тәэмин итмәгән, персоналның гигиенасы өчен шартлар булмаган, маркировкаланмаган инвентарь кулланылган, дезинфекция һәм дератизация үткәрелмәгән, савыт-саба юу кагыйдәләре бозылган, хезмәткәрләрне эшкә кертү кирәкле медицина тикшерүләреннән, гигиена аттестациясеннән һәм вакцинациядән башка башкарылган.
Оешма хуҗасына карата административ беркетмәләр төзелгән. Кафе бинасы барлык хокук бозуларны бетергәнчегә кадәр ябылган.
Чыганак: татаринформ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев