Әлмәткә дошман БПЛАсы күпләп һөҗүм иткән
Бүген иртәнге сигезләрдә Әлмәттә дошман БПЛАлары массакүләм һөҗүм ясады. Нәтиҗәдә янгын чыккан. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
"Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Урынга оператив килеп җиткән янгын сүндерү бүлекчәләре янгынны бетергән. Халыкның тормышына һәм сәламәтлегенә берни дә янамый", - дип хәбәр иттеләр хакимияттән.
Элегрәк район администрациясендә нефть технологик системасы объекты территориясендә җимерекләр төшү нәтиҗәсендә җимерелгән БПЛА януы турында сөйләделәр.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов регионда пилотсыз очкычлар инфраструктура объектларына һөҗүм итү куркынычы югары булу сәбәпле, һава киңлекләрен күзәтү чараларын көчәйтергә кушкан.
Татарстан Республикасы Рәисе сүзләренә караганда, күк йөзен күзәтүгә җирлек башлыкларын һәм җирле үзидарә хезмәткәрләрен, социаль учреждениеләрнең, икътисад объектларының, шул исәптән авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының җаваплы кизү торучыларын һәм төнге сакчыларын, шулай ук юл буе сервисы пунктларының, автозаправкаларның тәүлек буе эшләүче хезмәткәрләрен һәм башкаларны җәлеп итәргә кирәк.
Чыганак: татаринформ.
Фото:бизнесонлайн
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев