Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Ана капиталына бәйле яңа мөһим яңалык

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ана капиталына бәйле яңа карар проектын эшләгән.

Анда аңлатылганча, ана капиталыннан акчаларны айлык түләүләр сыйфатында гаиләдәге өч яше тулмаган балага тотарга була, баланың ничәнче булып тууы мөһим түгел. Документ җәмәгатьчелек фикер алышуларына тәкъдим ителгән. «Российская газета» шул турыда яза.

Хәзерге вакытта ана капиталыннан ай саен бирелә торган түләүләрне гаиләдә икенче балага гына алырга мөмкин. Акча балага 3 яшь тулганчы түләнә. Хезмәт министрлыгында «Российская газета»га ачыклык кертүләренчә, карар проекты универсаль пособие турындагы закон проекты нигезләмәләрен үтәү йөзеннән эшләнгән. Ул Дәүләт Думасында беренче укылышны узган.

«Закон проекты нормалары нигезендә, баланың ничәнче булып тууына карамастан, һәм гаиләнең мохтаҗлыгы комплекслы бәяләнмичә генә, керемнәре 2 яшәү минимумына кадәр булган гаиләләрнең ана капиталы акчаларын куллану мөмкинлеге барлыкка киләчәк», – дип ачыклык керттеләр ведомствода.

 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/ana-kapitalyna-byle-yaa-mim-yaalyk

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев