Апрель ае башы нормадан алты градуска җылырак булачак
Татарстанда һаваның уртача температурасы апрельнең беренче декадасында климат нормасыннан алты градуска югарырак булачак. Мондый фаразны ТР Гидрометеорология үзәге таратты.
Тулаем республика өчен климат нормасы 1 апрельдән 10 апрельгә кадәр +1,4 градуска, ә Казан өчен +2,3 градуска тигез. Шулай итеп, уртача температура + 7,4 һәм +8,3 градус тәшкил итә.
Чыганак:татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев