Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Балалар автокреслоларына таләпләрне кырысландыралар

Россия Хөкүмәте сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына юл-транспорт һәлакәтләрендә балалар травматизмы очраклары арту сәбәпле автокреслоларга таләпләрне катгыйландырырга җыеналар.

Кибетләрдә тәкъдим ителүче «корректорлар һәм адаптерлар», өчпочмаклы япмалар яки каркассыз автокреслолар зур куркыныч тудыра. Җайланмаларның бәясе 200—500 сум һәм 800— 900 сум тирәсе. Мондый җайланмалар баланы юл-транспорт һәлакәте булган очракта тотып кала алмый, дип билгеләп үтә Мәскәүнең  автомототехниканы сынау һәм тулыландыру буенча фәнни-тикшеренү үзәге җитәкчесе Денис Загарин.

Шуңа бәйле рәвештә Дәүләт Думасы депутатлары ЮХИДИ белән берлектә юл хәрәкәте кагыйдәләренә төзәтмәләр кертү өстендә эшли. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тәкъдимнәрне 15 ноябрьгә кадәр эшләп бетерәчәк.

Автомобильдәге бала имин булсын өчен, экспертлар ата-аналарга махсус утыргычларны баланың яше, авырлыгы һәм буе буенча сатып алырга киңәш итә. Яшь ярымга кадәр балалар өчен аларны транспорт чарасы хәрәкәтенә каршы урнаштырырга кирәк.

Җиде яшьтән унбер яшькә кадәрге балалар өчен куркынычсызлык каешларын эләктерү дә җитә. Шул ук вакытта куркынычсызлык каешы буе 150 см булган бала өчен исәпләнгән һәм каешны эләктерү урыны баланың муеныннан узмаска тиеш.

 

Чыганак: http://shahrikazan  Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев