Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Балалар бакчалары 1 сентябрьдән бердәм мәктәпкәчә белем бирү программасына күчә

Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе секциясендә хәбәр итте.

«Хәзер мәктәпкәчә белем бирү стандарты уртак бердәмлеккә китерелде. Теләсә кайсы балалар бакчасы белем бирү программасының 60 проценты бөтен Россиядә бертөрле була, ә 40 проценты – төбәк компоненты», – диде ул.

Аның сүзләренчә, 31 августтан да соңга калмыйча барлык балалар бакчалары федераль мәктәпкәчә белем бирү программасы нигезендә төзелгән программаларны эшләргә һәм расларга тиеш.

Бердәм һөнәри юнәлеш моделенең мәктәпкәчә яшьтән башлап эшләве һәм өлкән һәм әзерлек төркеме яшендәге балаларны, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны җәлеп итүе мөһим, дип өстәде ул. Һөнәри юнәлеш бирү минимумы төрле юнәлешләр буенча: балалар белән дәресләрдә, ата-аналар һәм социаль оешмалар белән үзара хезмәттәшлек иткәндә, «Яшь мастер» чемпионатында тормышка ашырылырга мөмкин.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar  Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев