Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Бер хатын зоопаркта кыз баланы аю торган вольерга ыргыткан

Ерткыч балага тимәгән, әмма бала биш метр биеклектән егылудан зыян күргән...

Бу хакта зоопаркның telegram-каналындагы матбугат хезмәте хәбәр иткән. "Бүген якынча сәгать 12.00 тирәсендә яшь хатын халык күз алдында кечкенә кызны аю яшәгән вольерга ташлады", - диелә хәбәрдә. Матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, кавказ көрән аюы Зуза хатын-кызның гамәлләрен металл койма аша күзәткән, аннары акрын гына чокырга төшкән, бала янына килеп иснәгән һәм китеп барган. Шуннан соң зоопарк хезмәткәрләре аюны вольерның эчке ягына җәлеп иткән.  Хәзерге вакытта хокук саклау органнары бу очракның сәбәпләрен тикшерә, ә бала табиблар күзәтүендә. Ташкент зоопаркы кызга медицина ярдәме күрсәтүгә барлык чыгымнарны үз өстенә алырга вәгъдә иткән һәм аның тизрәк савыгуын теләгән.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев