Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Больничный буенча түләүләрдә нинди үзгәреш көтелә?

1 гыйнвардан больничный буенча түләүләр 10 процентка артачак. Закон буенча больничный кәгазен 15 календарь көнгә кадәр генә яза алалар. Әгәр озаграк авырыйсыз икән, ярты ай саен больничныйны озайтырга кирәк.

Авыруның һәр көнендә 2737 сум алырга мөмкин булачак. Тик аена 84 847 сумнан артык була алмый. Исәп ике төп факторга бәйле. Сезнең рәсми хезмәт хакыгыз һәм гомуми иминият стажыгызга. Тегесе дә, бусы да никадәр югары булса, сезгә шуның кадр күбрәк түләячәкләр. Аның формуласы чагыштырмача гади. Сезнең ике еллык легаль керемнәрегез санала (барлык эш бирүчеләрдән). Һәм алар 730 көнгә бүленә.

Әгәр дә хезмәт хакы кечкенә булса һәм больничный буенча түләүләр минималь хезмәт хакыннан азрак икән, исәп-хисапны хезмәт өчен түләүнең минималь күләменнән чыгып ясаячаклар. Әгәр, киресенчә, керемнәр зур булса, азрак түлиләр – югарыда күрсәтелгән максималь суммадан артык түгел.

Күпме түләнә?
Иминият стажы 6 айдан азрак булганнарга – минималь хезмәт хакыннан артык түгел.
5 елдан азрак булганнарга – хезмәт хакының 60 проценты.
5-8 ел булса – хезмәт хакының 80 проценты.
8 ел һәм аннан да күбрәк – хезмәт хакының 100 проценты.

 

Чыгынак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/2023-elda-bolnichnyy-buencha-tllrd-nindi-zgresh-ktel

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев