Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Боратынский музеенда ремонт эшләре төгәлләнде

Казанда Боратынский утарын, XIX гасыр архитектура һәйкәлен реставрацияләү эшләрен төгәлләделәр, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Әлеге йортны 1836 елда атаклы архитектор Ф. И. Петонди проекты буенча төзегәннәр. Бу бина  XIX гасырның беренче яртысында шәһәр дворян утарының сакланып калган бердәнбер үрнәге булып тора.

Реставрация «Мәдәният өлкәсендә инфраструктураны үстерү» федераль проекты кысаларында узды. Эш барышында фундаментны һәм бураны ныгыттылар, гидроизоляцияне монтажладылар, инженерлык челтәрен яңарттылар һәм башка кирәкле ремонт эшләрен башкардылар.

Евгений Боратынский - XIX гасырның беренче яртысында рус шагыйре, Пушкин даирәсенең якты һәм үзенчәлекле вәкилләренең берсе. Аны еш кына "фикер шагыйре" дип атыйлар, чөнки ул лирикасында интеллектуаль эчтәлекне эмоциональ эчтәлектән өстен күргән. 

Чыганак: вести татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев