Бүген яшен һәм көчле җил көтелә
Бүген, 6 майда, Татарстанда аномаль җылы, әмма тотрыксыз һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Урыны белән (Казаннан тыш) кыска вакытлы яңгырлар яварга, яшен булырга мөмкин.
Көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлек белән исүче җил урыны белән секундына 15 метрга кадәр (Татарстан башкаласында – секундына 12 метрга кадәр генә) көчәячәк.
Җылы төннән соң (+8.. +13 градуслы), көндез төбәк территориясендә һава +23.. +28 градуска кадәр җылыначак.
Чыганак:татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев