Дрон кулланучыга штраф яный
Россия Президенты Указы нигезендә Татарстан Рәисе республика территориясендә пилотсыз очкычларны эксплуатацияләү тулысынча тыелу турында үз норматив актын чыгарды.
Искәрмәләр дәүләт структуралары һәм көч ведомстволары өчен генә каралган.
Указда язылганча, гади гражданнарга хәзер махсус рөхсәттән башка шәхси дроннарны күккә күтәрергә ярамый. Мондый рөхсәтне хакимият органнары һәм профильле махсус хезмәтләр аша алырга кирәк. Бу таләпне игътибарсыз калдыру штраф рәвешендәге административ җәзага китерә.
Указның аерым пункты мәгълүмати активлыкка кагыла. Республика халкына Татарстан территориясендә пилотсыз очкычлар куллануга, шулай ук теләсә нинди фотосурәтләрне яисә видеоязмаларны интернетка кую тыела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев