Дүрт министрлыкка «Тяжело с татарским» антипремиясен биргәннәр
Ел саен үткәрелә торган “Мин татарча сөйлим” акциясе кысаларында республика дәүләт телен үз эшләрендә бик аз кулланучы ведомстволарга антипремияләр тапшырылды. Бу юлы антирейтингка Икътисад министрлыгы, Юстиция министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, шулай ук Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы да эләкте, дип хәбәр итте оештыручылар.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов ачыклык керткәнчә, активистлар министрлыкка запрослар җибәргәннәр, ведомстволарны атаганнар, социаль челтәрләрдә рәсми сайтларны һәм постларны өйрәнгәннәр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча санап үтелгән структураларның татар телен документ әйләнешендә һәм халык алдында коммуникацияләрдә җитәрлек кулланмавы ачыкланган.
Чыганак:казанкп
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев