Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Гараж амнистиясе кысаларында Татарстанда 800 күчемсез милек объекты рәсмиләштерелде

Бу күрсәткеч буенча республика Россиянең башка төбәкләре арасында лидерлар рәтендә.

Татарстанда гараж амнистиясе гамәлгә кергәннән бирле 800гә якын күчемсез милек объекты теркәлгән.

Татарстан бу күрсәткеч буенча Россиянең башка төбәкләре арасында алдынгылар рәтендә. Тулаем ил буенча 10 меңгә якын шундый объект исәпләнә.

2021 елның декабрь ахырына бөтен ил буйлап 3797 җир кишәрлеге һәм 4733 гараж теркәлгән. Шулай ук милекчеләре гаражлар астындагы җирләрен рәсмиләштерә алачак 1324 күчемсез милек объекты турында өстәмә мәгълүматлар да кертелгән.

Мордовиядә һәм 237 җир кишәрлеге һәм 552 гараж теркәлгән Татарстанда гараж амнистиясеннән аеруча актив файдаланалар. Тверь, Омск һәм Түбән Новгород өлкәләре шулай ук алдынгылар рәтендә, дип хәбәр итә ТР буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсенең матбугат хезмәте.

Чыганак: https://tatar-inform.

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев