Гыйнвар аенда авансны азрак алачакбыз
Татарстанлылар гыйнвар аенда 1 гыйнвардан 11 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк озын Яңа ел бәйрәмнәре аркасында киметелгән аванс алачак.
Аванс һәм хезмәт хакы һәр айда эш көннәре саныннан чыгып исәпләнелә. Авансны хезмәткәрләр эш көннәрендә айның беренче яртысында ала, ә калганын - хезмәт хакы рәвешендә. Гыйнварда татарстанлыларның 15 эш көне булачак, айның беренче яртысына нибары дүртесе туры киләчәк - 12 дән 15 кә кадәр. Калган 11 эш көне айның икенче яртысында булачак.
Гыйнварның беренче яртысында эш көннәре саны айның икенче яртысына караганда күпкә азрак булу сәбәпле, Татарстан халкы гадәттәгегә караганда азрак аванс алачак. Акчаларның калган өлешен инде хезмәт хакы рәвешендә язачаклар.
Чыганак: татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев