Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Гыйнварда аванс ник аз булды

Россия компанияләрендә гыйнвар ае өчен аванс түли башладылар. Хезмәткәрләрнең күбесен аванс күләменең алдагы айларга караганда кимрәк булуы гаҗәпләндергән.

Чынлыкта, 2023 елның 1 гыйнварыннан НДФЛ түләү кагыйдәләре үзгәрде. «Российская газета» шул турыда яза.

Күпчелек очракта ул оешмаларга кагылышлы техник үзгәрешләр белән бәйле һәм хисапчыларга өстәмә эш булып тора. Хезмәткәр үзенә тиеш булганны барыбер алачак. Гомуми хезмәт хакы үзгәрмәячәк, дип яза басма.

«Хәзер законнар эш бирүчегә керем салымын аванстан да, хезмәт хакыннан тотып калуны йөкли. Иске кагыйдәләр буенча ул айга бер тапкыр гына алына иде һәм ул хезмәткәрнең гомуми хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә иде», – дип аңлата басмага адвокат Ирина Калинина.

 

Чыганак: Татар-информ   Фото: интернеттан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев