Гыйнварда ял алу отышлы түгел
Кайбер татарстанлылар Яңа ел каникулларын гыйнвар аенда отпуск алып озайтырга планлаштыралар. Ни өчен бу отышлы түгел – «Татар-информ» материалында.
Гыйнварда биш көн эшләүче татарстанлыларның нибары 15 эш көне булачак-бу башка айлар белән чагыштырганда иң түбән күрсәткеч.
Димәк, гыйнварда отпуск вакытында югалтулар суммасы ике тапкыр булачак. Конкрет мисалда карыйк. Әйтик, хезмәткәр аена 60 мең сум ала. Гыйнварда 15 эш көне булуын исәпкә алсак, бер эш көненең бәясе 4 мең сум тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта бер көнлек ял өчен ул 2 047,78 сум гына алачак. Эш көненә туры килгән һәр ял көне өчен хезмәткәр 1 952,22 сум югалтачак булып чыга. Димәк, югалтулар суммасы 10 мең сумга якын тәшкил итәчәк.
Чыганак: татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев